Новые автомобили Chevrolet Niva

Татары Нижегородской области новости района

Chevrolet Niva (Шевроле Нива)

Главы Сергачского района Николай Субботин и Олег Радаев в торжественной обстановке вручили ключи от новых автомобилей “Шевроле-НИВА” администрациям Кочко – Пожарского, Камкинского и Богородского районов.

Эшкә — автомобиль Сергач районы башлыклары Николай Субботин белән Олег Радаев тантаналы рәвештә Мөтеравыл, Кочко-Пожар, Камка һәм Богородск администрацияләренә яңа “Шевроле – НИВА” автомобильләре ачкычлары тапшырдылар.

Сафаҗайда инешләр ташу сәбәпле, кайбер абзарларга су кергән, хәтта ул юлларга кадәр күтәрелгән.

Камка егете Айрат Мангушев өстәл теннисы буенча Санкт-Петербургта үткән Бөтенроссия турнирында үз төркемендә беренче урынны яулаган.



Яндавишча һәм Уразавыл командалары Сергач районының волейбол буенча ачык чемпионатында катнаша.

Шөбиленең “Оргкомитет” әгъзалары Сергачның “Надежда” балалар социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче авылдашларына бүләкләр тапшырганнар.

Кече Рбишчаның “Адҗа авыл” төркеме авылдашларын 1 майга җирле зиратларга өмәгә чакыра.

Уразавыл мәктәбе укытучылары Мәрзия Хәррәсова белән Рафия Яруллина ”Югары категорияле укытучы” квалификацияләрен яклаганнар.

Яңа җитәкче Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Җәләлов киңәйтелгән планеркада рәсми рәвештә мәгариф, спорт һәм яшьләр эше комитеты рәисе вазифасына Фәнис Саберовның билгеләнүе турында белдерде.

Фәнис Харис улы Суыксу авылында туган, аңа 32 яшь. Югары белемне Мәскәү институтында алган. Моңа кадәр район администрациясенең экономи-ка һәм фаразлау комитетында эшләгән, социаль яклау идарәсендә хезмәт иткән һәм Яшьләр палатасын җитәкләгән.

Кече ватаннарын төзекләндерерләр Кнәген районы Ыргу авылының башкалада барлыкка килгән якташлыгы быелгы җәйдә авылда байтак төзекләндерү эшләре башкарырга җыена.

село Урга

Мәскәүлеләр җирле хакимият башлыгы Иван Бухалов белән элемтәгә чыкканнар һәм аңа планнары турында белдергәннәр. Май бәйрәмнәренең бер көнендә алар Ыргу халкы белән очрашырлар һәм авылны төзекләндерү буенча проектларын тәкъдим итәрләр, җирле халыкның да теләкләрен исәпкә алырлар.

13.04.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.